Газетага язылу

Казанда Адоратский урамында җиңел машина җир астына төшеп киткән

Казанда Адоратский урамында җиңел машина җир астына төшеп киткән

Казанда көчле яңгырлар аркасында юлларны су баскан. Табигать бәласе нәтиҗәләрен шәһәрнең төрле районнарында яшәүчеләр видеога төшергән.

Адоратский урамында җиңел автомобиль җир астына төшеп киткән. Һәлакәтнең сәбәпләре һәм зыян күрүчеләр турында әлегә мәгълүмат юк.

Синоптиклар фаразлавынча, алдагы дүрт көндә Казанда көчле яңгырлар һәм яшен көтелә. Белгечләр шәһәр халкына начар һава торышы вакытында урамга чыкмаска, җир асты кичүләренә һәм башка тирәнәйтелгән урыннарга төшмәскә, су баскан участокларны кичәргә тырышмаска киңәш итә.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре