Газетага язылу

Казанда җәяүлеләр кичүендә самокаттагы 11 яшьлек баланы машина бәргән

Казанда Восстание урамындагы җәяүлеләр кичүендә 59 яшьлек машина йөртүче самокаттагы баланы бәрдергән. Шәһәр Дәүләт автоинспекциясе мәгълүматларына караганда, инцидент дүшәмбе якынча 13:00 сәгать тирәсендә булган, дип хәбәр итә «Татар-информ».

Машина йөртүче сөйләгәнчә, ул светофорның яшел сигналы кабынганнан соң кузгалган. Бу мизгелдә автомобиль механик самокатта җәяүлеләр кичүе аша ашыкмый гына чыгып барган 11 яшьлек малай белән бәрелешкән.

Бәрелешү аркасында бала төрле дәрәҗәдәге җәрәхәтләр алган, аны хастаханәгә алып киткәннәр. Медицина ярдәме күрсәткәннән соң, Казанның Мәскәү районында яшәүче малайны өенә кайтарып җибәргәннәр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре