Казанда җәйге мәдәни сезон ачыла

Татарстан башкаласында җәйге мәдәни сезон якты вакыйгалар белән ачылачак, дип хәбәр итә Казан мэриясе порталы.

2нче июньдә «Крылья Советов» паркында "Казанның тормыш сөючесе" көне булачак. Быел ул сәламәт яшәү рәвешенә багышланган һәм Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының Казан буенча идарәсе ярдәмендә узачак. Паркта иҗади мастер-класслар, зарядка, йога, юл хәрәкәте куркынычсызлыгы буенча лекторий булган мәйданчыклар урнашачак. Бәйрәмдә катнашучыларның барысына да «мин прививка ясаттым» акциясенең амбассадорлары булырга тәкъдим ителәчәк, монда ук вакцинацияләүнең мобиль пунктлары оештырылачак.

3нче июньдә Казанның иҗтимагый киңлекләрендә «Хәрәкәттә – бәрәкәт» проекты старт ала. Проектның асылы – спорт һәм иҗади дәресләрне татар телендә үткәрү. Җәйге сезон дәвамында (майдан сентябрьгә кадәр) йога, стретчинг, сулыш гимнастикасы һәм шәһәрнең алты иҗтимагый мәйданында милли биюләр: Түбән Кабан күле буенда, «Ак чәчәкләр» бульварында, Горький исемендәге, Урицкий исемендәге, «Черек күл» паркларында һәм Фучик урамындагы бульварда 14 дәрес планлаштырылган. Йога буенча беренче дәрес пәнҗешәмбе көнне 19:00 сәгатьтә Түбән Кабан күле яр буенда узачак. Аны тренер Ләйсән Бикмуллина һәм телерадиотапшырулар алып баручы Айваз Садыров үткәрәчәк.

3нче июньдә «Мәскәү» мәдәни үзәгендә социалистик көнкүреш музее ярдәме белән Казанда беренче джинс культурасы фестивале ачылачак. Ачылышта бию флешмобы, «джинс» күргәзмәсе буенча экскурсия, «Мистер Твистер» рок-н-ролл төркеме чыгышы һәм True мотоклубы байклары күргәзмәсе планлаштырылган. Фестиваль кунаклары өчен фуд-корт, уен приставкалары белән ял итү зонасы, бию мәйданчыгы ачык булачак. Ачылу көнендә джинс-фестка керү бушлай, алдагы көннәрдә – билетлар буенча. Фестиваль 4 көн дәвам итәчәк.

6нчы июнь, гадәттәгечә, А.С.Пушкинның туган көнендә билгеләп үтелә торган Рус теле көнендә, Лядской бакчасында «Китап-фест 2021» интеллектуаль марафоны узачак. Ачылу тантанасында Казан шагыйрьләре һәм музыкантлары катнашачак. Фестивальнең төп вакыйгасы Россия әдәби тәнкыйтьчесе, журналист, «Горький» интернет-порталының баш мөхәррире Константин Мильчин белән иҗади очрашу булачак.

Күргәзмә сукмагында «Нескучно о науке» һәм «В мире слов» фотокүргәзмәләре күрсәтеләчәк. Бакча аллеяларында әдәби диктантлар (рус һәм татар телләрендә), балалар өчен лекцияләр, интеллектуаль уеннар, әкиятләр уку, интерактив дәрес, мастер-класслар планлаштырылган. «Китап-фест» кунаклары «Көпчәкле китапханә» белән танышачак һәм импровизацияләнгән «Җәйге китап уку урыны»нда китап яки журнал укып ял итә алачак.

Моннан тыш, Лядской бакчасында китап продукциясен сату күргәзмәсе ачылачак һәм традицион буккроссинг – китаплар белән ирекле алмашу.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре