Газетага язылу

Казанда «акыллы» светофорлар саны арта

Татарстан башкаласында интеллектуаль транспорт системасы көчәйтелә – быел автомат рәвештә эшли торган юл хәрәкәтен көйләү системасына тагын 12 светофор объекты тоташтырыла. Шул рәвешле, шәһәрдә «акыллы» светофорларның гомуми саны 269га җитәчәк. Бу хакта Казан мэриясе матбугат хезмәтенә сылтама белән «Татар-информ» хәбәр итә.

Әлеге төр яңа светофорлар Кол Гали, Магистраль, ТЭЦ урамнарындагы, шулай ук Айдаров һәм Лукин урамнары чатындагы хәрәкәтне көйләячәк. Хәзерге вакытта юл хәрәкәте белән идарә итү буенча автомат система хезмәте белгечләре аларны урнаштыру белән шөгыльләнә.

Исегезгә төшерәбез, Татарстан Республикасы башкаласында 500 светофор объекты эшли. Аларның һәркайсы сигездән башлап 20гә кадәр светофордан тора.

Юл хәрәкәте белән идарә итү буенча автомат система хезмәте белгечләре светофорларның өзлексез эшләвен тәүлек буе күзәтә. Ел башыннан команда 1 меңнән артык гариза буенча эшләрне башкарган, дип хәбәр итә Транспорт комитеты.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет",СВО, эвакуированные, эвакуируемые, донбасс, днр, лнр , донецк , луга

Көн хәбәре