Бүген Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасында «Алар заманча Татарстанны булдырдылар» китабын тәкъдим иттеләр. Очрашуга республика предприятиеләрендә күп еллар эшләгән Социалистик Хезмәт Геройлары килгән иде. Алар арасында Николай Фролов, Стэлла Габдрахманова, Геннадий Баштанюк, Любовь Смирнова, Гөлсинә Зантимирова да бар иде.
Китапта республика икътисады, социаль өлкә, мәдәният үсешенә өлеш керткән тырыш кешеләр турында язмалар урын алган. Алар арасында җитәкчеләр, Социалистик Хезмәт Геройлары да бар. Яңа басма нәкъ менә аларның тормышын, казанышларын һәм төбәкнең үсеш юлын чагылдыра. Аларның барысын да фидакарь хезмәт берләштерә. Татарстан Сәүдә-сәнәгать палатасы рәисе, китап авторларының берсе Шамил Агиев белдергәнчә, китапның башында сүз төбәкнең Фикрәт Табеевтан алып Рөстәм Миңнехановка кадәр биш җитәкчесе турында бара.
–Кыенлыклар һәрвакыт булды. Татарстан барысын да эшне төгәл оештыруы, хезмәт халкының терәк булуы ярдәмендә уңышлы башкарып чыкты. Алар арасында иң-иңнәре Социалистик Хезмәт Герое исеме белән бүләкләнде. Китапта без шундый югары бәягә лаек булучыларны тупларга тырыштык һәм лидерларыбыз куйган бурычлар турында сөйләдек, – диде Шамил Агиев.
«Татнефтехиминвест-холдинг» җәмгыяте генераль директоры Рафинат Яруллин әлеге китапны төзегән өчен Шамил Агиевка һәм чарада катнашкан Социалистик Хезмәт Геройларына рәхмәт белдереп: «Бездә әле хәл итәргә тиешле проблемалар күп, һәм без һичшиксез, сезнең тәҗрибәгә таянабыз», –диде.
Татарстанның Инвестицион үсеш агентлыгы җитәкчесе Талия Миңнуллина республиканың соңгы еллардагы шартларда да тотрыклы булуын күрсәтүен әйтте.
– Бу республиканы илебез үсешенең төп драйверларының берсе итте. Дөньяның барлык почмакларында безнең төбәкне төрле юнәлешләр буенча уңай бәялиләр. Бу безнең геройлар салган үсешнең системалы булуы турында сөйли, –диде Талия Миңнуллина.
Татарстан сәнәгать һәм сәүдә министры Олег Коробченко фикеренчә, Татарстанның үсешендә иң мөһиме – буыннар дәвамчанлыгы.
–Татарстан икътисады тиз үсә. Шул исәптән Социалистик Хезмәт Геройлары сәнәгатьне сугыштан соңгы чорлардан төзи башлап, аны саклап кала һәм арттыра алган. Иң мөһиме – буыннан-буынга җиткерү. Сез тудырганны без киләсе буынга тапшырырга тиеш. Без бу китапны һичшиксез укырбыз. Республиканы тагын да баерак һәм көчлерәк итәргә тырышырбыз, –диде Олег Коробченко.
Очрашуга килгән Социалистик Хезмәт Геройларына Татарстан Фәннәр академиясе Президенты Рифкать Миңнеханов рәхмәтен белдерде.
– Сезгә Татарстанның академик җәмәгатьчелеге исеменнән республикабызның нигезен булдырган өчен рәхмәт. Бүген фән җитештерүдән башка була алмый, –диде Рифкать Миңнеханов.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез