Казанда җәмәгать бәдрәфләрен тотуга 43 миллион сум бирелә

Киләсе елда Казандагы җәмәгать бәдрәфләрен тотуга шәһәр бюджетыннан 43,2 миллион сум биреләчәк. Дәүләт сатып алулары сайтында бу җәһәттән тендер урнаштырылган. Заказчысы – шәһәр башкарма комитетының Тышкы төзекләндерү комитеты, дип яза “БИЗНЕС ONLINE”.

Бәдрәфләр исемлегенә 47 объект кертелгән. Болар – модульле павильон-бәдрәфләр, челтәр һәм стационар җәмәгать бәдрәфләре. Алар башкалабызның парк-скверларында, пляжлар, туристларның үзәк урамнарында, шулай ук яр буйларында урнашкан. Бәдрәфләрне карап тоту хакы җәйге һәм кышкы чорларга бәйле рәвештә билгеләнгән.

Быелга бәдрәфләрне тоту өчен 41 миллион сум бирелгән булган. Контракт “Экомодуль” җаваплылыгы чикләнгән җәмгыяте белән төзелгән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре