Газетага язылу

Казанда «Ашыгыч ярдәм» медиклары ике тапкыр клиник үлем кичергән ирне үлемнән коткарган

Казанда “Ашыгыч медицина ярдәме” бригадасы медиклары миокард инфаркты кичергән өлкән яшьтәге ир-атны үлем тырнагыннан йолып калган.

Ул хастаханәгә барганда ике тапкыр клиник үлем кичергән, дип хәбәр итә Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте. Ир-ат урамда барганда күкрәк читлегендә кинәт бик нык авырту сизеп, аптекага кергән.

Биредә аңа “Ашыгыч ярдәм” чакыртканнар. Фельдшерлар бригадасы ир-атның миокард инфаркт кичерүен ачыклагач, аның йөрәге туктаган. Медиклар йөрәк тибешен торгызган. Сырхау мөстәкыйль сулый башлаган, пульсы барлыкка килгән. Хастаханәгә барганда, йөрәге кабат туктаган.

Медиклар янә дефибриллятор кулланып, йөрәкне эшләтеп җибәрә алган. Хастаханәгә килеп җиткәндә ир-ат инде үз аңында булган, үзе сулаган. Аңа кичекмәстән операция ясаганнар. Хәзер инде ул, савыгып, өенә кайтып киткән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

" нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре