Казанда әтисе кулыннан төшереп җибәргән ике айлык кызның гомере өзелгән

6 февральдә Казанда яшәүче  28 яшьлек ир ике айлык кызының  хәле начарайганлыктан табиблар чакырткан. Урынга килгән ак халатлы коткаручылар баланың үлемен  раслаган. 

Фаҗига булган вакытта баланың әнисе өйдә булмаган. Аңа ире шалтыратып, кызларының хәле киткәнлеген хәбәр иткән.

Фаразлар буенча, яшь әти сабыен кулыннан төшереп җибәргән, шул сәбәпле аның башында җәрәхәтләр булуы ачыкланган.

Хәзер әлеге факт буенча җинаять эше кузгатылган.

Гаилә имин дип саналган. Ир белән хатынның тагын ике яшьлек уллары бар,  узган ел ахырында аларның кызлары туган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре