Сәламәтлек саклау министрлыгы юл-транспорт һәлакәтендә зыян күргән пассажирларның хәле турында аңлатма бирде.
Министрлыкның матбугат хезмәтеннән «Татар-информ»га сөйләгәнчә, медицина ярдәме сорап 10 кеше мөрәҗәгать иткән, аларның хәле уртача дип бәяләнә.
Зыян күрүчеләр арасында дүрт бала бар. Аларны Республика балалар клиник хастаханәсенә (ДРКБ) озатканнар, хәлләре канәгатьләнерлек дип бәяләнә. Юл-транспорт һәлакәте урынында биш ашыгыч ярдәм бригадасы эшләде.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Юл хәрәкәте иминлеге» төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез