Казанда автобуста йөкле хатын-кыз аңын югалткан: Йөртүче һәм кондуктор ярдәм иткән

Бүген иртән Казанның 36 нчы автобусында бер пассажир аңын югалткан. Бу хәл “Восстание урамы” тукталышы тирәсендәрәк килеп чыккан. “Татар-информ”, “ПАТП № 2” оешмасының телеграм-каналындагы хәбәренә таянып, шул хакта яза.

Хатын-кыз автобуска кереп утыргач ук, үзен начар хис итеп, аңын җуйган. Умид исемле кондуктор, бу хәлне күреп, йөртүчегә әйткән. Йөртүче Антон исә, һава керсен өчен тәрәзәне ачып, йөкле хатын-кызга аңына килергә ярдәм иткән, су биргән. Шуннан соң, тиз генә “Ашыгыч ярдәм” чакыртып, диспетчер белән киңәшләшкәннән соң, пассажирларны башка транспортка күчереп утырткан һәм автобус хәрәкәтен вакытлыча туктаткан.

Табиблар берничә минуттан соң ук килеп җиткән. Йөкле пассажирны караганнан соң, алар аны хастаханәгә озатырга карар иткән.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре