Казанда баганага бәрелгән таксиның пассажиры үлгән

Казанда фонарь баганасына бәрелгән таксиның пассажиры үлгән. Бу хакта Татарстан буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәте хәбәр итә.

Кичә кич Ямашев проспектында 103нче йорт янында «Яндекс.Такси» чит ил машинасы зур тизлектә баганага килеп бәрелгән.

Авариядә «Рено» пассажиры - 27 яшьлек хатын-кыз алган тән җәрәхәтләреннән һәлак булган.

Беренчел мәгълүматлар буенча автомобиль йөртүче тизлеген арттырган һәм идарә итә алмаган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Казан Такси

Көн хәбәре