Казанда  «Бала – хокук даирәсендә»  бәйгесе җиңүчеләрен ачыкладылар

Казанда VIII «Бала – хокук даирәсендә» Республика мәгълүмати-социаль роликлар конкурсы җиңүчеләрен бүләкләделәр. Быел конкурста 1400дән артык кеше катнашкан.

Конкурсның максаты – республикада балалар хокукларын һәм мәнфәгатьләрен популярлаштыру, хокукый аң-белемне арттыру, рухи-әхлакый кыйммәтләр булдыру.

Татарстанда Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкил Ирина Волынец 8 ел эчендә конкурска 3000нән артык эш килүен әйтте. Анда республиканың 13 меңнән артык кешесе катнашкан.

– Конкурста катнашучылар саны елдан-ел арта бара. Безгә 469 видеоролик килде, шуларның 301е икенче турга узды. Быел җиңүчеләрне беренче тапкыр Бала хокуклары буенча вәкаләтле вәкилнең балалар советы да сайлады. Эшләргә бәяне балалар бирү – чыннан да, зур вакыйга. Чөнки үзләренә актуаль һәм файдалы булган мәсьәләләрне алардан яхшырак беркем белми, – ди Ирина Волынец. – Без Татарстан балаларының хокукый культурасы елдан-ел артуын телибез. Бу конкурста катнашучылар үзләренең тормышын хокук белән бәйлиләр икән, без моңа бик сөенәбез.

Ирина Волынец әйтүенчә, балалар үзләрен борчыган проблемалар дип күбрәк мәктәптәге хәлләрне, әти-әниләре белән булган мөнәсәбәтләрне телгә ала.

– Роликларның күбесе гаиләдәге, мәктәптәге конфликтларга багышланган булуы әнә шул турыда сөйли. Балаларга игътибар җитми, алар әти-әниләре белән мөнәсәбәтләрен яхшыртырга тели. Болар –  бүген бик актуаль темалар. Бу конкурс балаларыбызның мәнфәгатьләре көзгесе булып тора, – диде ул.

Татарстан Дәүләт Думасы депутаты Татьяна Ларионова әйтүенчә, республикада әлеге проблемаларга игътибар бирелә.

– Бу конкурс балаларны да, өлкәннәрне дә җәлеп итә. Балаларыбызны борчыган сораулар елдан-ел кимесен иде, чөнки өлкәннәрнең бер генә проблемасы да баланың күз яшенә тормый. Яшьләр үзләренең сорауларын өлкәннәр кызыксынырлык итеп җиткерә белә. Кызыксыналар гына түгел, мондый проблемалар азрак булсын өчен без нәрсә эшли алабыз дип, уйланалар да, – диде депутат.

Конкурста җиңүчеләр һәркайсы диплом һәм 20000 сум күләмендә акчалата премия, тамашачылар мәхәббәте бүләге иясе  10000 сум күләмендә премия һәм диплом белән бүләкләнде.

Ләйсән Сафина

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Ләйсән Сафина «Бала – хокук даирәсендә»  бәйгесе

Көн хәбәре