Казанның Химиклар урамы, 23 нче йорт адресы буенча урнашкан балалар поликлиникасы бинасының ике яклы түбәсе ишелеп төшкән.
Инженерлык коммуникацияләре зыян күрмәгән, эвакуация үткәрелми,зыян күрүчеләр юк, дип хәбәр итте Татарстан Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Пациентларга медицина ярдәмен планлы рәвештә, тулы күләмдә күрсәтүләрен дәвам итәләр.
Түбәләрне ремонтлау планлаштырылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез