Бүген Казан мәктәпләрендә һәм балалар бакчаларында педагоглар БПЛА һөҗүме куркынычы аркасында балаларны ышык урыннарга эвакуацияләгәннәр.
Казан Мәгариф идарәсендә билгеләп үтүләренчә, бу гадәттән тыш хәлләр министрлыгы тәкъдиме буенча стандарт саклык чарасы. Белем бирү учреждениеләрендә дәресләр дәвам итә, балалар педагоглар күзәтүе астында. "Хәзер балаларны алырга кирәкми - барысы да алар үзләрен тыныч һәм куркынычсыз хис итсен өчен оештырылган. Сездән борчылмыйча гына рәсми хезмәтләрдән алдагы мәгълүматны көтүегезне сорыйбыз, кирәк булганда без шунда ук яңа тәкъдимнәрне җиткерәчәкбез», – диделәр Казан Мәгариф идарәсендә.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Торак пунктларда иинфраструктураны үстерү” төбәк проекты гамәлгә ашырыла.
https://vatantat.ru/2025/07/175063/
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез