Казанда баланы рәхимсез үтерүгә бәйле фаҗигагә ачыклык керткәннәр

Татарстан Эчке эшләр министрлыгында Казанда биш яшьлек баланы рәхимсез үтерүгә бәйле фаҗигагә ачыклык керткәннәр. Бу хакта “Татар-информ” яза.

Бүген “Сафиуллин” полиция бүлегенә Юлиус Фучик урамындагы фатирда биш яшьлек баланың мәете табылу турында хәбәр кергән. 27 яшьлек хатын-кызның үзенә дә, малайга да чәнчегәнлеге ачыкланган. Бала һәлак булган.

https://vatantat.ru/2025/04/166587/

Полиция хезмәткәрләре, һөҗүм итүчене тоткарлап, медицина учреждениесенә озаткан.

Хәзерге вакытта “Бала үтерү” статьясы буенча җинаять эше кузгатылган. Эшне тикшерүне прокуратура контрольгә алган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре