Казанда баланы урамда онытып калдыру очрагы буенча җинаять эше кузгатканнар

Казанда шәхси балалар бакчаларының берсендә баланы урамда онытып калдыру очрагы буенча җинаять эше кузгатылган. Бу хакта Россия Тикшерү комитетының Тикшерү идарәсе җитәкчесенең өлкән ярдәмчесе Андрей Шептицкий сүзләренә таянып, "Татар-Информ" агентлыгы хәбәр итә. 

Шәһәрне Чистай урамында урнашкан балалар бакчаларының берсендә, көндез урамда уйнаганнан соң, бер баланы онытып калдырулары һәм ул бер сәгатьләп урамда йөрүе турындагы хәбәр социаль челтәрләрдә таралды. Тикшерү барышында ачыкланганча, 1-3 яшьлек балаларны тәрбияләүче үзәктә урамга ун баланы алып чыкканнар. Кире кергәндә аларның берсен онытып калдырганнар. Тик сабыйны шунда ук бу тирәдә яшәүчеләр күреп ала һәм баланы бакчага озаталар. Җинаять эше кысасындагы тикшерү дәвам итә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре