Казанда «Бәллүр йолдызчыклар» Бөтенроссия фестиваль-конкурсының финалы үтте

Россия Федераль суд приставлары хезмәте быел 18 тапкыр «Бәллүр йолдызчыклар» («Хрустальные звездочки») балаларның Бөтенроссия фестиваль-конкурсының финалын үткәрде. Бу юлы әлеге чара Россиянең «өченче башкаласы»нда узды.

Бүген Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында илебезнең 20 төбәгеннән килгән 56 катнашучы «вокал», «хореография» һәм «башкару сәнгате» номинацияләрендә көч сынашты. Конкурсантларга Россия Федераль суд приставлары хезмәте җитәкчелеге карары нигезендә, Россиянең халык артистлары Иосиф Кобзон, Евгений Меньшов һәм Елена Образцова исемнәрендәге махсус бүләкләр тапшырылды: «Ачыш» (жиңүче – Павел Загвосткин), «Сөйкемлелек» (жиңүче – Георгий Устинов) һәм «Образ» (жиңүче – Маргарита Лоскутова).

«Бәллүр йолдызчыклар» – күпмилләтле Россиянең һәр почмагыннан җыелган сәләтле балаларның бердәмлеген, яшь буынның ижат киңлегендә хыялларына кагылырга мөмкинлек биргән фестиваль.

Бүгенге фестивальне онлайн-трансляциядә ВКонтакте челтәрендә бөтен ил буйлап карау мөмкинлеге бар иде. Гармун, баян, флейта, пианино, гитара, домбра кебек музыкаль коралларда уйнаучы, бию, жыр белән чыгыш ясаучы яшь талантлар үз сәләтләрен күрсәтте.

Фестивальнең гала-концерты 22 октябрь көнне Идел буе дәүләт физик культура, спорт һәм туризм университетында узачак.

ТаңЧулпан

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре