Казанда балтырган белән көрәшкә 2,4 млн сум акча бүлеп бирелгән

Татарстанда Сосновский балтырганы таралуга каршы чараларны уздыруга тендер игълан иттеләр. Контрактның башлангыч максималь бәясе 2,4 млн сум тәшкил итә. Тиешле мәгълүмат «Дәүләт сатып алулары" сайтында бастырылган.

Куркыныч үсемлекне юкка чыгару эшләрен Киндерле елгасы үзәнендә башкару планлаштырыла. Комплекслы якын килү максатыннан:

механикалаштырылган ысул белән тирән сөрү (400 кв. м);

кул белән казып алу (3100 кв. м);

үләннәр чәчү (3498 кв.м) планлаштырыла.

Элегрәк Россия Президенты Владимир Путин 2026 елның мартыннан җир кишәрлекләренең барлык хуҗаларын зарарлы үсемлекләр белән көрәшүне таләп итә торган канунга кул куйган иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Илкүләм проектлар илкүләм проект милли проект нацпроект "национальный проект" "милли проектлар" "Профессионалитет"

Көн хәбәре