Казанда Семен Фролов кайнар пилмән сата торган автомат уйлап тапкан. Аның җайланмасы 2 минут эчендә әзер ризыкны җылытып бирә. “Реальное время” язганча, мондый аппарат “пешергән” бер порция пилмән 249 сум тора.
Фролов әйтүенчә, Pel-Meni автоматы проектын ул 4 ел эшләгән. Үзенә кирәкле рецептны сайлап алу өчен 3 ай чамасы исраф ителгән. Автомат эчендә пилмәннәр сакланыла торган суыту камерасы бар. Шулай ук анда җылыту блогы урнаштырылган. Суыткычка, май һәм тәмләткечләр салып, өлешчә пешкән пилмәннәр тутырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез