Газетага язылу

Казанда бер ир-ат мәктәп яшендәге кызны йорт подъездында көчләргә тырышкан

Әлеге хәл кичә көндез сәгать 14:00 тирәсендә Казанда Адоратский урамындагы 40 нчы йортның икенче подъездында булган.

KazanFirst хәбәр иткәнчә, ир-ат мәктәп укучысы белән подъездга кергән һәм пакетларын алып менәргә ярдәм итәргә тәкъдим иткән. Шул вакыт кинәт ул балага ташлана, кызны көчләргә тырыша. 12 яшьлек укучы кыз кача алган.

Әти-әниләре полициягә гариза язган. Ир-ат хәзер тоткарланган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре