Казанда сәрхуш ир-ат, Вахитов районындагы массаж салоны администраторына һөҗүм итеп, ике смартфон һәм акчасын талап чыгып киткән. Бу хакта “Татар-информ” яза.
Росгвардия хезмәткәрләре бу адәмне Мәрҗәни урамындагы балалар мәйданчыгында тоткарлаган. Ул әлеге салонның клиенты, 65 яшьлек ир-ат булып чыккан.
Соңыннан ачыкланганча, өлкән яшьтәге ир, массаждан соң администратор янына килеп, аңа электрошокер белән янаган һәм ике смартфон, 17 мең сум акчасын талап качкан.
Тоткарланучыны полициянең дежур частенә китергәннәр. Урланган мобильникларын алганнар, әмма 17 меңне тапмаганнар. “Талау” статьясы буенча җинаять эше кузгату мәсьәләсе карала.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез