Казанда бер ир дустын суыткычтан ит урларга җыенганы өчен үтергән

Казанда яшәүче ир дустын суыткычтан ит урларган җыенган өчен үтергән. Бу хакта "Татар-информ" хәбәр итте.

13 гыйнвар көнне Химиклар урамында яшәүче 34 яшьлек ир 48 яшьлек танышын үзенә кунакка чакырган. Кәеф-сафа корып утырганнан соң хуҗа кеше йоклап киткән. Ә йокысынна уянганда ул танышының суыткычтан ит урлавын күреп алган. Дустының караклыгын кичерә алмаган ир пычак алып аның аркасына кадаган. Яраланган ир урамга йөгереп чыккан да аңын югалткан, ә соңрак үлгән.

Ир кеше үз гаебен тулысынча таныган. Хәзер "Үтерү" маддәсе буенча җинаять эше ачылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

криминал җинаять

Көн хәбәре