Казанда бер ирне трамвай бәрдергән

Кичә, 26 март көнне, төнге уннар тирәсендә Казанның Ямашева проспектында җәяүлене трамвай бәрдергән. Социаль челтәрләргә юл-транспорт һәлакәтенең шаһитлары фото-видеолар урнаштырган.  

6 нчы маршрутлы трамвай белән 22 яшьлек егет идарә иткән. 21: 45 сәгатьтә ул 56 яшьлек ир-атны бәрдергән. Башлангыч мәгълүматлар буенча,  җәяүле юлны тиешенче урында чыкмаган булган.

Алынган җәрәхәтләрдән ир шунда ук үлгән. Казан Башкарма комитетының Транспорт комитетында аңлатуларынча, җәяүле исерек хәлдә булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре