Казанда бер “куян” трамвай тәрәзәсен таш белән бәреп ваткан

Казанда бер ир-ат, юл өчен түлисе килмичә, трамвай тәрәзәсен таш белән бәреп ваткан да китеп юк булган. Бу хакта “KazanFirst” “Метроэлектротранс” оешмасы матбугат хезмәте хәбәренә таянып яза.

Бу хәл кичә 5нче трамвай маршрутында Минская тукталышында булган. Бер адәм түләмичә генә барырга уйлаган. Трамвай йөртүче, моны сизеп, транспортны туктаткан. Үзара җәнҗал купкан. 10 минут чамасы талашканнан соң, “куян”, трамвайдан чыгып, тәрәзәсенә таш ыргыткан да китеп барган.

Әлеге адәмнең кыланмышы транспортның 45 минут тик торуына китергән. Шуннан соң вагон депога киткән. Башлангыч мәгълүматларга караганда, трамвай тәрәзәсен вату һәм аның юлны өзәргә мәҗбүр булуы 100 мең сум чамасы зыян салган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре