Газетага язылу

Казанда бер кыз “Миллениум” күпереннән Казансу елгасына егылып төшкән һәм батып үлгән

Казанның “Миллениум” күперендә коточкыч хәл булган. Бүген төнлә бер кыз күпердән егылып төшкән. Аны коткарып кала алмаганнар: ул суга батып үлгән. Бу хакта Татарстан Гадәттән тыш хәлләрне кисәтү комиссиясе утырышында хәбәр иттеләр.

Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана. Утырышта кызның исеме һәм яше турында әйтелмәгән.
Утырышта шулай ук 1 июньнән республикада 10 кешенең, шул исәптән 3 баланың суда батып үлгәнлеген җиткерделәр.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре