Газетага язылу

Казанда бер тәүлектә велосипедта йөргән ике бала машина астына эләккән

Казанда узган тәүлектә зыян күрүчеләр белән ике юл-транспорт һәлакәте булган. Ике очракта да машинага велосипедта барган балалар эләккән, дип хәбәр итә шәһәр Дәүләт автоинспекциясе.

Беренче авария Совет районында теркәлгән. Машина йөртүче ишегалды территориясеннән юлга чыкканда велосипедтагы баланы күрмичә, аны бәрдергән. Бала тән җәрәхәтләре алган.

Икенче һәлакәт Идел буе районында булган. Машина йөртүче көйләнми торган җәяүлеләр кичүендә юл бирмәгән һәм велосипедтагы баланы бәрдергән. Бу очракта да бала юлны кичкәндә велосипедтан төшмәгән.

Ике балага да медицина ярдәме күрсәтелгән.

Бер тәүлек эчендә шәһәр Дәүләт автоинспекциясенә юл-транспорт һәлакәтләре турында барлыгы 142 хәбәр килгән.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре