Казанда бер хатын-кыз күпердән егылып төшкән

Бүген 6.16да 112 коткару хезмәтенә Ямашев проспектындагы күпернең өченче транспорт дамбасыннан Казансу елгасына бер хатын-кыз егылып төшүе турындагы хәбәр килеп ирешә.

6:36да коткаручылар күпердән 150 метр ераклыкта 67 яшьлек хатын-кызны табып, яр буена алып чыгалар. Зыян күрүчене ашыгыч ярдәм белән Казанның 7нче хастаханәсенә озатканнар.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

күпер Казансу

Көн хәбәре