Газетага язылу

Казанда «Бердәм Россия» махсус операциядә катнашучылар һәм аларның гаиләләрен кабул итә

5 декабрьдә Казанда «Бердәм Россия» партиясе Рәисенең Төбәк иҗтимагый кабул итү бүлмәсендә махсус хәрби операциядә катнашучылар һәм аларның гаилә әгъзаларын кабул итү көне узачак.

Белгечләр хәрби-табиб комиссиясен узу тәртибенең нечкәлекләрен аңлатачак, хәрби хезмәткә яраклылык категориясен үзгәртү өчен шәхси эш алгоритмы төзиячәк, шулай ук медицина документларындагы хаталарны төзәтергә булышачак.

Кабул итү 10.00-14.00 сәгатьләрдә Карл Маркс урамы, 31/7 адресы буенча уза.

Кабул итүгә (843) 238 10 00 телефоны, мессенджерда (987) 205 00 63 телефоны яки электрон почта (op@tatarstan.er.ru) буенча язылырга, мөрәҗәгать калдырырга һәм өстәмә мәгълүмат алырга мөмкин.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре