Башта татар теле курслары муниципаль хезмәткәрләр өчен оештырылган. Аннары курслар транспорт, кунакханә бизнесы һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләренә оештырылган.
Әлеге максаттан һөнәри терминологияне һәм катнашучыларның белем дәрәҗәсен исәпкә алып, махсус укыту программасы эшләнгән.
Хәзерге вакытта татар телен теләгән һәрбер кеше өйрәнә ала. Татар теле дәресләре елына дүрт тапкыр даими оештырыла. Биш ел эчендә курсларга барлыгы 1 меңнән артык кеше килгән.
«Туган тел укытучыларына һөнәри ярдәм күрсәтү юнәлеше – семинарлар үсеш ала. Әлеге чараларда укытуның заманча методикалары тәкъдим ителә, төбәкләр белән тәҗрибә алмашабыз. Мәгариф мәйданчыгында республика һәм федераль дәрәҗәдәге белгечләр чыгыш ясады, соңгылары арасында – полиглотлар Дмитрий Петров һәм Алексей Арзамазов», - дип сөйләде Гүзәл Сәгыйтова
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез