Газетага язылу

Казанда бишенче тапкыр «Шәрык базары» фестивале үтәчәк

2026 елның 9-22 ноябрендә Казанда онлайн һәм офлайн форматта бишенче тапкыр «Россия – Көнчыгыш» («Казанда Көнчыгыш базары») Халыкара милли мәдәниятләр фестивале узачак.

Министрлар кабинетының тиешле боерыгын ТР Премьер-министры Алексей Песошин имзалады

Чараны Татарстан Республикасының Рәшит Ваһапов исемендәге Татар мәдәнияте иҗтимагый фонды оештыра. Форумның эшлекле программасын оештыруда Татарстан Фәннәр академиясе һәм Казан дәүләт мәдәният институты катнашачак.

Боерык нигезендә шулай ук фестивальнең оештыру комитеты төзелде. Комитет рәисе итеп РФ мәдәният министры урынбасары Андрей Малышев,  рәистәше итеп ТР вице-премьеры Ләйлә Фазлыева билгеләнде.

Оештыру комитеты рәисе урынбасарлары Татарстан Республикасы вице-премьеры – Татарстан Республикасының Россия Федерациясендәге Тулы вәкаләтле вәкиле Равил Әхмәтшин һәм Татарстан Республикасы Фәннәр академиясе президенты Рифкать Миңнеханов булачак. Секретарь итеп Татарстан Министрлар Кабинеты Аппаратының ТР халыклары мәдәнияте һәм телләрен үстерү идарәсе башлыгы Ләйсән Низамова билгеләнде.

Боерыкның үтәлешен контрольдә тоту Татарстан Мәдәният министрлыгына йөкләнде.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре