Казанда атаклы эшмәкәрнең хатыны Ирина Шевырева үзенә пычак белән һөҗүм ителгәннән соң аңына килгән. Хәзер аның хәле яхшыра, дип яза «КП-Казань».
Исегезгә төшерәбез: 14 октябрьдә мотоциклчы шлемы белән битен каплаган бер адәм әлеге хатын-кызның тәненә, шул исәптән муенына берничә тапкыр пычак белән кадаган. Һөҗүмнән соң зыян күрүче шундук хастаханәгә озатылган.
Медиклар Иринага кирәкле ярдәм күрсәтүне дәвам итә. Тикшерүчеләр әле һаман киллерның корбанына күпме тапкыр пычак белән кадавын төгәл генә билгели алмый. Фаҗиганең сәбәпләре ачыклана.
Моңа кадәр Казанда бизнесмен Станислав Шевыревның киленен үтерү омтылышы өчен сак астына алынуы турында хәбәр ителде.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез