Казанда брейкинг һәм урам сәнгате буенча халыкара турнир башланды

22-25 августта Татарстан башкаласында, “Мәгариф” илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысасында, Брейкинг һәм урам сәнгате буенча халыкара турнир уздырыла. Бу хакта Яшьләр эшләре министрлыгы хәбәр итә.

Анда катнашучылар 4 көн дәвамында Казанның төрле урыннарында тәҗрибә алышу, ярышу һәм шәһәрнең мәдәни мохитен баету өчен очрашачак. Кунаклар һәм тамашачыларны брейкинг буенча ярышлар, махсус иҗат номинацияләрендә күрсәтмә чыгышлар, танылган биючеләрнең мастер-класслары һәм хип-хоп культурасының легендар вәкилләре белән очрашулар көтә.

Брейкинг буенча ярышлар тамашачылар күңеленә аеруча хуш килер дип көтелә. Турнир барышында 15 төрле номинация оештырыла. Россиянең төрле шәһәрләреннән һәм төрле илләрдән 25тән артыграк судья җәлеп ителгән.

Турнирның төп юнәлешләреннән берсе – граффити һәм стрит-арт. Программада киң колачлы эшләр, әйтик “УРАМ” экстрим-паркының өсте ябулы мәйданчыгында рәссам Георгий Куринов җитәкчелегендә зур мурал булдыру күздә тотыла. Паркның урамдагы мәйданчыгында исә 150 метр озынлыктагы койма граффити өчен зур холстка әйләнәчәк.

“Мәгариф” илкүләм проекты Россиядә барлык балалар һәм үсмерләрнең мөмкинлекләрен ачу өчен тигез шартлар тудыруга юнәлдерелгән. Бөтен ил күләмендә мәктәпләр, көллиятләр, техникумнар төзелә, яңартыла, алар заманча җиһазлар белән тәэмин ителә. Өстәмә бушлай белем бирү системасы “Кванториум” технопарклар челтәрен, “IT-куб” цифрлы үсеш үзәкләрен, “Сириус” сәләтле балалар үзәгенең төбәк филиалларын киңәйтү хисабына үстерелә. Илкүләм проектлар Россия Президенты Владимир Путин карары нигезендә 2019 елдан бирле гамәлгә ашырылып килә.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре