Казанда, БРИКС делегацияләре китү сәбәпле, юллар вакытлыча ябылырга мөмкин

Шәһәр мэриясе йөртүчеләрдән шуны исәпкә алуны сорый.

Бүген Казанда, БРИКС саммиты тәмамланып, делегацияләрнең шәһәрдән китүе сәбәпле, юллар вакытлыча ябылырга мөмкин.

Шәһәр мэриясе йөртүчеләрдән шуны исәпкә алуны сорый.

Исегезгә төшерәбез: Казанда 16нчы БРИКС саммиты узды. Анда дөньяның төрле почмакларыннан килгән 42 делегация катнашты. Бүген төнлә Владимир Путин БМО генераль секретаре, Вьетнам премьер-министры һәм Серб Республикасы президенты белән саммит кысасындагы соңгы очрашуларны уздырган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре