Казанда БРИКС илләренең статистика хезмәтләре вәкилләре очраша

Татарстан башкаласында БРИКС илләренең статистика ведомстволары җитәкчеләре очрашуы башланды. Аның кысасындагы чаралар 28-29 октябрьдә узачак.

Очрашу барышында яклар статистика алып бару алымнары, аларны камилләштерү турында фикер алышачак. Үзара тәҗрибә уртаклашачак. Тармакны заманчалаштыруга аерым игътибар биреләчәк дип көтелә. Очрашуның төп нәтиҗәсе буларак 2024 елның статистик җыентыгы тәкъдим ителәчәк.

БРИКС илләренә керүче статистика хезмәте оешмалары 2010 елдан бирле статистик җыентык нәшер итә. Ул мөһим социаль һәм икътисадый күрсәткечләрдәге үзгәрешләрне үз эченә ала. Аерым алганда, оешмага керүче илләрдәге тормыш дәрәҗәсе, бәяләр индексы, эчке тулаем продуктка бәйле үзгәрешләрне карап тикшерәләр. Быел җыентыкны төзүдә БРИКСка кушылган яңа илләр дә катнаша.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре