Газетага язылу

Казанда БРИКС илләренең Халыкара матурлык бәйгесе башланды

«Казан Экспо» залы дөньяның 17 иленнән җыелган 51 катнашучы туташ һәм ханымнарны үз мәйданында җыйды. Тарихта беренче тапкыр бер бәйгедә өч титул иясе билгеле булачак. Мисс, Миссис, Литл Мисс БРИКС номинантлары бүген беренче сынау тота.

Театральләштерелгән тамаша җиңүчеләр өчен махсус әзерләнгән таҗларга ишарәләп булса кирәк, хатын-кызның үзен дә асылташка тиңләп әзерләнгән программа белән башланды.

– Таҗлар БРИКСта катнаша торган илләрдә табыла торган ташлар белән ясалган. Без бу фикерне эләктереп, һәр катнашучының үз ташына игътибар җәлеп иттек. Бик матур метафора килеп чыкты дип саныйм, – диде тантананы куючы режиссер Евгения Беспалая.

Тамашада театр һәм кино актеры, Россиянең атказанган артисты Андрей Мерзликин, Андрей Страхов, Евгений Стычкин, Даниил Воробьев, хореограф, режиссер, актриса Алла Сигалова катнаштылар. Сценарий аларның хатын-кызның асылын аңларга тырышып сөйләгән шигырьләре белән үрелеп барды.  

Инвалид коляскасындагы хатын-кызлар арасында «Мисс Мира – 2013» титулы иясе, күпбалалы әни Ксения Безуглова, хатын-кызның матурлыгы гәүдә камиллеге белән генә чикләнмәвен аңлатып, монолог сөйләде. Һәр җөмләсендә – Ксениянең шәхси фаҗигасе һәм чиксез бәхете тарихы.

Үзебезнекеләр дә булдыра! Татарстанның халык артисты Эльмира Кәлимуллина тантаналы чараны Россия һәм Татарстан гимны белән ачып җибәрде.

Тамашаның ахырында катнашучы кыз балалар, туташлар, ханымнар кичке күлмәкләрдән беренче тапкыр бәйге сәхнәсенә аяк бастылар. Һәр илнең үз төсе, үз ташы, шул ташка ишарәли торган күлмәге. Россия данын яклаучы Валентина Алексеева, Александра Хватова һәм яшь туташ Милана Киселева александрит ташын – хризоберилл минералының бик сирәк төрен тәкъдим иттеләр.

Алдагы көннәрдә катнашучылар өчен мастер-класслар, төрле чаралар оештырылачак. Ачылыш тантанасының икенче көнендә үк аларны өчпочмак һәм чәкчәк пешерергә өйрәттеләр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Яшьләр һәм балалар» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

 

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре