Казанда БРИКС саммиты көннәрендә күпме полиция хезмәткәре эшләгәнен әйткәннәр

22-24 октябрьдә Казанда БРИКС саммиты вакытында 6,5 меңнән артыграк полиция хезмәткәре тәртип саклаган, хокук бозуларга юл куелмаган. Россия Эчке эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Ирина Волк шул хакта белдергән.

“Саммит мәйданчыкларында тәүлек саен 6,5 меңнән артыграк эчке эшләр органнары хезмәткәрләре эшләде. Алар башка хокук саклау ведомстволарындагы коллегалары белән берлектә БРИКС саммитына әзерләнү һәм аны үткәрү чорында җәмәгать тәртибен, иминлекне саклау өчен тиешле барлык чараларны күрде”, – дип язган Волк үзенең телеграм-каналында.

Министрлыкта билгеләп үтелгәнчә, саммит вакытында шулай ук хәрби хезмәткәрләр, росгвардиячеләр, шәхси сак предприятиеләре хезмәткәрләре җәлеп ителгән.
Исегезгә төшерәбез: бер атна элегрәк, иминлекне көчәйтү максатында, Казанга дистәләрчә полиция машинасы килгән иде. Бүген исә, саммит тәмамлаганнан соң, алар шәһәрдән китә башлаган. Югары дәрәҗәдәге кунаклар саны моңарчы күрелмәгән дәрәҗәдә күп булган чарада җәмәгать тәртибен саклау өчен Казанга килгән көч ведомстволары хезмәткәрләре 1 сентябрьдән – 1 ноябрьгә кадәр Универсиада авылына урнаштырылган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре