Казанда, БРИКС саммиты уздырылу сәбәпле, укучылар көзге каникулга алданрак китә

БРИКС саммиты уздырылу сәбәпле, Казан мәктәпләрендә көзге каникул вакытын үзгәрткәннәр. Укучылар 21еннән 28 октябрьгә кадәр ял итәчәк. Шул ук вакытта Татарстанның башка шәһәр-районнарында балаларның көзге каникулы гадәттәгечә – 28 октябрьдән 6 ноябрьгә кадәр үткәреләчәк. Бу хакта “Татар-информ” Мәгариф һәм фән министрлыгы мәгълүматларына таянып яза.

Ведомство тәкъдим иткәнчә, кышкы каникул – 30 декабрь – 8 гыйнвар, язгысы – 22 – 31 март чорында узачак. Җәйге каникул исә 27 майдан башлана.

Министрлыкта искәртеп үтелгәнчә, “Россия Федерациясендә мәгариф турында” закон нигезендә, уку графигын эшләү һәм раслау мәктәпләрнең үзләренә йөкләнгән. Шуңа күрә һәр мәктәп каникулның башлану һәм тәмамлану вакытын мөстәкыйль билгели. Иң мөһиме – каникул озынлыгының җиде календарь көненнән ким булмавы.

БРИКС саммиты Казанда 22-24 октябрьдә уздырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре