Газетага язылу

Казанда БРИКС саммитына көнбатыш илләре журналистларын керткәннәр

Көнбатыш илләренең массакүләм мәгълүмат чаралары журналистлары Казандагы БРИКС саммитына аккредтацияләнгән. Алар арасында – Associated Press, Reuters, Agence France-Presse (AFP) һәм EPA вәкилләре, дип хәбәр итә “ТАСС”.

Журналистлар форум кысасында лидерларның ике яклы очрашуларында, Россия Президенты Владимир Путинның матбугат конференциясендә, шулай ук бүген Казан Ратушасында делегацияләр башлыкларының дустанә мәҗлесендә булачак.

“Росконгрес” мәгълүматларына караганда, саммитта катнашу өчен 59 илдән массакүләм мәгълүмат чаралары вәкилләре заявкалар тапшырган. Чарага барлыгы 2000 якын журналист аккредитацияләнгән. Шуларның яртысы чамасы – чит илдән килүчеләр.

Исегезгә төшерәбез: бер ел элек Петербург халыкара икътисадый форумында (ПМЭФ) һәм Көнчыгыш икътисадый форумында (ВЭФ) Россиягә дустанә булмаган илләрнең журналистлары аккредитацияләнмәгән иде.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре