Казанда БРИКС саммитында Кытай лидеры Си Цзиньпин катнашачак

Кытай Халык Республикасы Рәисе Си Цзиньпин 22-24 октябрьдә Казанда БРИКС саммитында катнашачак. Бу хакта Кытай Тышкы эшләр министрлыгының рәсми вәкиле Хуа Чуньин белдергән.

“КХР Рәисе Си Цзиньпин, Россия Федерациясе Президенты Владимир Путин чакыруы буенча, 22-24 октябрьдә БРИКС илләре лидерларының уналтынчы саммитында катнашу өчен Казан шәһәренә киләчәк”, – дигән тышкы сәяси ведомство вәкиле.

Аның белдерүе КХР Тышкы эшләр министрлыгы сайтына урнаштырылган.
Исегезгә төшерәбез: Казанда 22-24 октябрьдә БРИКС саммиты үткәреләчәк. Анда 30дан артыграк дәүләт вәкиле катнаша.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре