Татарстан башкаласында БРИКС саммитының өченче, йомгаклау көне башланды. Көн дәвамында “аутрич” һәм “БРИКС плюс” форматындагы утырышларда БДБ илләре башлыклары, Азия, Африка, Якын Көнчыгыш һәм Латин Америкасы делегацитяләре, шулай ук халыкара оешмалар вәкилләре катнашачак.
Саммитның төп чаралары арасында делегация башлыкларының бергәләп фотога төшүе һәм ике пленар утырыш бар. Көн азагында Россия Президенты Владимир Путинның зур матбугат очрашуы көтелә.
Моңа кадәр Россия Президентының матбугат сәркатибе Дмитрий Песков хәбәр итүенчә, бүген Илбашы дөньякүләм лидерлар белән җиде очрашу үткәрәчәк. Алар арасында Фәләстыйн Президенты Мәхмүт Аббас, БМО генераль секретаре Антониу Гуттериш белән очрашулар да бар.
Исегезгә төшерәбез, кичә БРИКС илләре саммиты утырышы кысасында Казан декларациясе кабул ителде. Аны, уртак мөрәҗәгать буларак, БМОга тәкъдим итәчәкләр. Владимир Путин билгеләп үткәнчә, әлеге документта дөньядагы вазгыятькә гомуми бәяләмә, БРИКСта Россиянең рәислек итүе нәтиҗәләре, киләчәккә үзара бәйләнешләрнең юнәлешләре урын алган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез