Бу вакыйга БРИКСның 16нчы саммиты дәвамына әйләнәчәк.
Казанда БРИКС халыклары илләре гимнын тәкъдим итү булачак. Гимнны берләшмә илләренең иҗади яшьләре иҗат иткән.
 Әлеге вакыйга БРИКСның 16нчы саммитының үзенчәлекле дәвамына әйләнәчәк. Бу хакта “KazanFirst” Татарстан Иҗтимагый палатасы рәисе урынбасары Асия Тимирясова сүзләренә таянып яза.
 “БРИКС. Традицияләр дөньясы” төбәк иҗтимагый оешмасы тарафыннан гамәлгә ашырылучы программаның бер өлеше бу. Аның кысасында дистәгә якын чара Казанда 18 һәм 19 декабрьдә узачак. Чараларда дәрәҗәле кунаклар, шул исәптән Россия тышкы эшләр министры урынбасары Сергей Рябков катнашачак.
 Программада “БРИКС яшьләре көне” фестивале”, түгәрәк өстәлләр, хәйрия күргәзмәсе, башка шундый чаралар күздә тотылган.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез