Газетага язылу

Казанда бүген «Мин күкне сайлыйм» авиабәйрәме уза

Бүген, 1 августта, Казан Татарстанның авиация башкаласына әверелә. «Казан» гаилә үзәге янында «Мин күкне сайлыйм»/«Я выбираю небо» авиация бәйрәме уза. Барлык мәйданчыклар эшчәнлеге сәгать 13:00 башлана. Керү ирекле.

Казанда бүген «Мин күкне сайлыйм» авиабәйрәме уза

Бәйрәмнең максаты – яшьләрне авиация һөнәрләренә җәлеп итү. Чараның төп вакыйгасы – Казансу елгасы өстендә узачак очкычлар программасы. Авишоуда «Стриж» югары пилотаж төркеменең алты МиГ-29 истребителе, Казан авиазаводында җитештерелгән Ту-214 самолеты да очыш ясаячак.

Чараны Татарстан Республикасы Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгы оештыра.

Кунакларны күктәге программадан тыш, интерактив мәйданчыклар, авиация техникасы күргәзмәсе, концерт, төрле күңел ачу зоналары көтә. Бәйрәм Казан авиазаводының 100 яшьлек директоры Виталий Копылов истәлегенә багышлана.

Бүген 10:00–22:00 сәгатьтә Сибгат Хәким һәм Бондаренко урамнарында хәрәкәт чикләнергә мөмкин. Казансуда 12:00–18:00 сәгатьтә «Миллениум» күпереннән Кремль дамбасына кадәр көймәләр, гидроцикллар йөрү тыелачак.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре