Бу хакта Казан мэриясенең матбугат хезмәте хәбәр итә. 5 февральдән музыка, спорт һәм сәнгать мәктәпләре, мәдәният йортлары һәм яшүсмерләр клублары гадәти эш графигына әйләнеп кайта, дип билгеләп үттеләр шәһәр администрациясендә.
Мәктәпләр һәм балалар бакчалары көндезге режимга бүген, 4 февральдә кайттылар. Шул ук вакытта шәһәрдә кар җыю эшләре дәвам итә. "Машиналарны урам-юл челтәре буйлап калдырмавыгызны сорыйбыз", – диделәр Казан мэриясендә. ТР башкаласында гыйнвар ахыры-февраль башында айлык явым-төшем нормасының 70% ы яуган. «Буран» планы 30 гыйнварда гамәлгә кереп, 2 февральдә тагын озайтылды.
Узган тәүлектә урам-юл челтәрен җыештыруга 1110 берәмлек махсус техника һәм 692 юл эшчесе җәлеп ителде. Шәһәрдән 31,6 мең тонна кар чыгарылган, ә юлларны эшкәртү өчен 268 тонна бозлавыкка каршы материаллар кулланылган. Бүген Казанда юлларны чистартуга 617 машина һәм 578 эшче чыккан, дип билгеләп үттеләр шәһәрнең тышкы төзекләндерү комитетында.
Гомумән алганда, кышкы чорда Татарстан башкаласыннан кар эретү пунктларына 655,5 мең тонна кар чыгарылган. Казан юлларын эшкәртү өчен 45,5 мең тонна бозлавыкка каршы материаллар кулланганнар.
Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда “Экологик иминлек” илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез