Газетага язылу

Казанда быел юллар һәм ишегалларын төзекләндерүгә 31 миллиард сум акча тотканнар

Быел Казанда юллар һәм ишегалларын төзекләндерүгә 31,25 миллиард сум акча тотканнар. Бу хакта Татарстан Хөкүмәт Йортында узган брифингта хәбәр иттеләр. 

Казан Башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Игорь Куляжев сүзләренә караганда, ел дәвамында башкалада 2,5 миллион квадрат метр мәйданда юл эшләре башкарылган.

"Казанда норматив торыштагы юллар күрсәткече 85 процентка җитте. Бу - алдан фаразланган планга туры килә", - диде ул.

БЕЗНЕҢ МАКС КАНАЛЫНА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре