Газетага язылу

Казанда Чехов базарын төзекләндерү эшләренең кайчан төгәлләнәчәге турында мәгълүм булды

Базарны реконструкцияләү өчен барлык рөхсәт документлары алынган, төзекләндерү эшләре 2028 елның азагына кадәр дәвам итәчәк.

Озакламый Казанның Чехов базарында реконструкция эшләре башланып китәчәк. Яңартылган объектны 2028 ел азагында файдалануга тапшыру күздә тотыла. Бу хакта «РБК-Казань» Вахитов һәм Идел буе районы хакимияте башлыгы Альберт Салихов сүзләренә таянып яза.

Аның әйтүенчә, реконструкция эшләрен башлап җибәрү өчен барлык рөхсәт документлары алынган. Яңартылган базар Казанда яшәүчеләрне һәм кунакларны җәлеп итүнең яңа ноктасына әйләнергә тиеш, дип билгеләп үткән Салихов.

Исегезгә төшерәбез: Чехов базары 1965 елда төзелгән. 2016 елда аның реконструкцияләнәчәге турында билгеле булды. Моңа кадәр – 2015 елның маенда, прокуратура таләбе белән, Вахитов районы суды карары нигезендә, янгын куркынычсызлыгы таләпләренең санга сугылмавы сәбәпле, базарның эше туктатып торылды.

Базарны реконструкцияләү проекты белән 2024 елның февралендә таныштырдылар. Аны Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов җитәкчелегендәге Тарихи җирлекләрдә шәһәр төзелеше эшчәнлеге мәсьәләләре буенча ведомствоара комиссия хуплады.

Чехов базары территориясендә, төп бинасын торгызып, сәүдә һәм ял итү өчен яңа мәйданчылар булдыру күздә тотыла. Павильон артында СССР чорындагы объектларны хәтерләткән ике катлы сәүдә рәтләрен төзү каралган.

Сүз уңаеннан, Казанның Идел буе базарын да төзекләндерергә ниятлиләр.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта «Яшәү өчен инфраструктура» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект " , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет"

Көн хәбәре