Полиция хезмәткәрләре Казан барларының берсендә "Спартак" җанатарын тоткарлаган. Бу хакта ТР буенча Эчке эшләр министрлыгы матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр.
Берничә исерек егет, бар ишеге төбендә шаулаша-шаулаша, үтеп баручыларга бәйләнгәннәр. "Япеев" оешма директоры полиция бүлегенә мөрәҗәгать иткән.
Полицейскийлар шунда ук кафега килгәннәр. Алар тәртип бозучыны тоткарлаганнар. Ул - Татарстан башкаласына "Рубин" - "Спартак" футбол матчына килгән Мәскәү өлкәсенең 28 яшьлек яшәүчесе.
Җанатарны полиция бүлегенә китергәннәр, аңа административ беркетмә төзеделәр.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
Фикер өстәү
Фикерегез