Казанның Космонавтлар урамындагы 4нче йортта янгын чыккан. 101 янгын сагы номерына ялкынның фатир, шулай ук 2 һәм 3нче катларны ялмап алуы турында хәбәр килгән.
Янгын сүндерүчеләр килгәнче йорттан 11 кеше урамга чыгып өлгерә. Ут белән көрәшүчеләр, фатирны ачып, ике кешене коткара. Күршедәге фатирдан шулай ук ике кешене урамга чыгарыла.
18.21 сәгатьтә янгын сүндерелә. Аның мәйданы 5 квадрат метр тәшкил иткән. Хәзер сәбәпләрен ачыклыйлар.
БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!
 
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
                                                         
        
Фикер өстәү
Фикерегез