Газетага язылу

Казанда декабрьдә торак арендалау бәясе кимегән

Казанда декабрьдә торак арендалау бәясе 35 мең сумга кадәр кимегән. Бу ноябрь белән чагыштырганда 5,9 процентка азрак. Аренда ставкалары кимү темплары буенча Татарстан башкаласы Россиянең миллионлы шәһәрләре арасында өченче урында, дип яза «Татар-информ».

Бәяләр кимү шәһәр районнарының күпчелек өлешенә кагылган. Ставкалар Киров районында аеруча сизелерлек дәрәҗәдә кимегән – аренданың медиана бәясе 8,9 процентка – 33,6 мең сумга кадәр арзанланган. Вахитов районында күрсәткеч 45 мең сумга кадәр, ә Яңа Савин районындаь37,8 мең сумга кадәр кимегән. Совет, Идел буе һәм Мәскәү районнарында уртача динамика күзәтелгән. Авиатөзелеш районында исә медиана ставкасы, киресенчә, 30,8 мең сумга кадәр арткан.

Ел башыннан Казанда торак арендалау медиана бәясе өчтән бер өлешкә диярлек – 29,7 процентка кимегән. Шул ук вакытта базарда тәкъдим күләме 5,5 процентка арткан. Экспертлар мондый динамиканы премиаль объектлар кимү белән бәйли: югары сезон чорында аларның күбесе тапшырылган яки сатуга куелган, ә ел азагына экспозицияне нигездә массалы сегмент фатирлары формалаштырган.

«Тренд экспозиция тулылану белән бәйле. Ел дәвамында, иң югары ихтыяҗ булган айлардан тыш, тәкъдим арта барды. Бу шул исәптән базарга сатылмаган икенчел торак объектлары чыгу белән бәйле. Арендага бирелә торган фатирлар саны акрынлап артуы ел азагында да күзәтелде – фатирлар саны ноябрь белән чагыштырганда 7,5 процентка күбрәк иде. Бу тренд бәйрәмнән соңгы чорда да дәвам итәргә мөмкин», – дип сөйләде «Яндекс Аренда» сервисы җитәкчесе Роман Жуков.

Сүз уңаеннан, хәзерге вакытта Татарстанда «Нәтиҗәле конкурентлыкка сәләтле икътисад» илкүләм проекты гамәлгә ашырыла.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

"нацпроект" , нацпроект" , "национальный проект" , "Илкүләм проект" , "милли проект" , "Илкүләм проект*" , "Илкүләм проектлар" , "милли проект*" , "милли проектлар" , "Профессионалитет", минниханов, миңнеханов, Рөстәм Миңнеханов, Татарстан Рәисе, раис

Көн хәбәре