Казанда “Дербышки” полиция бүлегенең элеккеге җитәкчесен тоткарлаганнар

Казанда “Дербышки” полиция бүлегенең элеккеге җитәкчесе Руслан Әпсәләмовны тоткарлаганар. Аны 3,5 млн. сум күләмендә ришвәт бирүдә арадашчы булуда гаеплиләр, дип хәбәр итә “Татар-информ”.

Агентлык мәгълүматларына караганда, элеккеге полиция хезмәткәрен беркая да чыгып китмәү шарты белән өенә кайтарып җибәргәннәр. Хокук саклау органнарыннан ул 2017 елда җибәрелгән булган.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

полиция криминал Казан

Көн хәбәре