Казанда дөньяның төрле илләреннән 260 белгеч чыгыш ясаячак

9 – 11 апрель көннәрендә Татарстан башкаласында унтугызынчы тапкыр узачак Россия венчур форумында дөньяның төрле илләреннән 260 спикер һәм эксперт чыгыш ясаячак. Бу хакта Татарстан Министрлар Кабинетында узган брифингта республиканың Инвестиция-венчур фонды җитәкчесе Дамир Галиев әйтте.

“Форум инвесторларны, бизнес һәм дәүләт структуралары вәкилләрен берләштерәчәк. Алар төрле баскычтагы инновацияле проектлар турында фикер алышачак. Россия венчур форумында дөньяның төрле илләреннән 260 спикер һәм экспертлар чыгыш ясаячак. Шул исәптән, Австрия, Белоруссия, Бәхрейн, Берләшкән Гарәп Әмирлекләре, Катар, Франция кебек илләрдән дә кунаклар көтәбез”, – диде Дамир Галиев.

Форум кысасында 50дән артык чара узачак дип фаразлана. “Җыенның “нульле” көне Иннополиста башланачак. Пленар утырыш исә 10 апрельдә “Казан-Эскпо”да узачак. Чарада шул исәптән, Россия фән һәм югары белем министры Валерий Фальков, Россия икътисадый үсеш министрының беренче урынбасары Максим Колесников, Татарстан Рәисе Рөстәм Миңнеханов катнашачак дип көтелә”, – диде Дамир Галиев.

БЕЗНЕҢ ТЕЛЕГРАМ КАНАЛГА ЯЗЫЛЫГЫЗ!

Көн хәбәре